2023/2024 уку елында унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты буларак XI (XII) сыйныф укучылары, экстерннар өчен йомгаклау иншасы (изложение) 2023 елның 6 декабрендә, 2024 елның 7 февральдә һәм 10 апрелендә үткәрелә.

Татарстанда 2023/2024 уку елында йомгаклау иншасында (изложениедә) 6 декабрьдә 811 мәктәптән 14556 укучы катнаша:
- йомгаклау иншасын 14 314 чыгарылыш сыйныф укучысы язачак;
- изложениене - бу елның 242 чыгарылыш сыйныф укучысы.

Йомгаклау иншасы (изложение) катнашучыларының йомгаклау иншасы үткәрелгән урынга керүе 09.00 сәгатьтән башлана. Йомгаклау иншасын (изложениене)  уздырган вакытта уку кабинетында йомгаклау иншасын (изложение) үткәрү комиссиясенең кимендә ике әгъзасы булырга тиеш.

Йомгаклау иншасы (изложение) җирле вакыт белән 10.00 сәгатьтә башлана.

Язу озынлыгы 3 сәгать 55 минут (235 минут) тәшкил итә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар өчен йомгаклау иншасын (изложениене) язу 1,5 сәгатькә озынайтыла.

Иншада катнашучылар мәктәптә бирелгән орфографик сүзлектән файдалана ала;
изложениедә катнашучылар - мәктәптә бирелгән орфографик һәм аңлатмалы сүзлектән файдалана ала .

Йомгаклау иншасының (изложениенең) нәтиҗәләре белән катнашучылар үз мәктәбендә 20 декабрьгә кадәр таныша ала. 
Нәтиҗә булып «Зачет» яки «Незачет» тора. Йомгаклау иншасы (изложение) дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелү шарты һәм аның гамәлдәге вакыты чикләнмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International