2024 елга БДИ, ТДИ һәм ГВЭ расписаниеләре проектлары басылып чыкты

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

2024 елга БДИ, ТДИ һәм ГВЭ расписаниеләре проектлары басылып чыкты

Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Рособрнадзорның 2024 елга БДИ, ТДИ һәм ГВЭ расписаниесен раслау буенча уртак боерыклары проектлары бастырылган.

Проект нигезендә, 2024 елда БДИ вакытыннан алда 22 марттан 22 апрельгә кадәр узачак, төп чорда - 23 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә чорда - 4 сентябрьдан 23 сентябрьга кадәр.

БДИның төп чорын 23 майда география, рус әдәбияты һәм химия буенча имтиханнар ачачак. Рус теленнән БДИ 28 майда, база һәм профиль дәрәҗәсендәге математика 31 майда узачак. Урта гомуми белем турында аттестатларны вакытында бирү максатыннан мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнар расписание проектында беренчеләрдән булып билгеләнгән. Җәмгыять белеме буенча БДИ 4 июньдә, тарих һәм физика буенча – 10 июньдә, биология һәм чит телләр буенча БДИның язма өлеше  – 13 июньдә узачак. Традиция буенча, информатика һәм чит телләрдән БДИның  телдән өлешен үткәрү өчен расписание проектында икешәр көн каралган. Информатика буенча БДИны 7 һәм 8 июньдә, чит телләр буенча БДИны 17 һәм 18 июньдә уздыру планлаштырыла.

20 июньнән 1 июльгә кадәр расписание проектында барлык фәннәр буенча имтиханнар үткәрү өчен резерв көннәр каралган. 

9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен ТДИ үткәрү, боерык проектына каралганча, шулай ук өч чорга бүленә: вакытыннан алда (23 апрельдән 21 майга кадәр), төп чор (24 майдан 2 июльгә кадәр) һәм өстәмә чор (3 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр). 

2024 елгы имтихан кампаниясенең төп чорын үткәрү 2 июльдә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International