Департамент квалификация күтәрү курслары үткәрә.

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкчеләренең урынбасарлары, контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган Департамент экспертлары өчен «Мәгариф өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелеге)» темасы буенча квалификация күтәрү курслары дәвам итә.
Бүген тыңлаучылар алдында чыгыш ясадылар:
•Миронова Ирина Ивановна, Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең белем бирү оешмаларын лицензия контроле бүлеге җитәкчесе «Педагогик хезмәткәрләргә квалификация таләпләре. Педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләүнең яңа тәртибе» темасы белән
•Мөхәррәмова Гүзәл Шамил кызы, Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе «Локаль норматив актлар эшләүдә һәм раслауда яңалыклар. Мәгариф оешмаларында түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеген гамәлгә ашыру» темасы белән
• Ермолаева Наталья Александровна, ДБУ «Психолого-педагогик һәм медико- социаль ярдәм республика үзәге «Үзәк психолого-медико-педагогик комиссия» директоры «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар белән эшләүне оештыру» темасы белән 
• Нотфуллина Гүзәл Рәис кызы, «Социаль-гуманитар белем бирү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесенең балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбияләү, аларның сәламәтлеген саклау һәм социальләштерү өлкәсендә кадрларның квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү бүлеге җитәкчесе «ФООП тормышка ашыру контекстында тәрбия эшен оештыру үзенчәлекләре» темасы белән.
Шулай ук тыңлаучылар белән министр урынбасары - мәгариф һәм контроль өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов очрашты һәм мәгариф турындагы кануннардагы яңалыклар турында сөйләде, барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International