Спас районында профилактик визитлар.

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре Спас районы мәгариф оешмалары инициативасы буенча профилактик визитлар үткәрде:

«Карпов Павел Алексей улы исемендәге Болгар кадет-интернат мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Родничок» катнаш төрдәге балалар бакчасы» МББМУ

«Теремок» балалар бакчасы» МББМУ

Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары, контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында сөйләделәр.

Департамент хезмәткәрләре барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм оешмаларны куркынычсызлык категориясенә кертү өчен кирәкле мәгълүматлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International