Яр Чаллыда профилактик визитлар

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы мәгариф оешмалары инициативасы буенча профилактик визитлар үткәрде:

 

- "Калкан" полиция кадет мәктәбе" ДБМУ

 

- "Советлар Союзы герое Н.Кайманов исемендәге кадет мәктәбе" ДБМУ

 

- "И.Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе» ДБМУ

 

- «М. Вахитов ис. 2 нче гимназия» МБМУ

 

- Яр Чаллы шәһәренең "8 нче УББМ" МБМУ

 

- Яр Чаллы шәһәренең «29 нчы гимназия» МБМУ

 

- “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 37 нче УБМ” МБМУ

 

- "42 нче УББМ” МБМУ

 

- "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 44 нче УББМ” МБМУ

 

- Яр Чаллы шәһәренең «78 нче Пушкин пролицее» МБМУ

 

- «Адымнар-Чаллы» 59 номерлы полилингваль гимназия» МБМУ

 

- "Яз кызы" 62 нче балаларның танып белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомум үстерешле балалар бакчасы" МБМББУ

 

- "Чиякәй" 79нчы балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы" МБМББУ

 

- "Тиенкәй" 30нчы балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы" МБМББУ

 

- "Торнакай" баланы үстерү үзәге - 51 нче балалар бакчасы" МБМББУ.

 

Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары, контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында сөйләделәр, шулай ук гамәлдәге каннунар нигезендә мәктәпнең локаль актларын рәсмиләштерүгә игътибар юнәттеләр.

 

Эчке һәм тышкы бәяләү процедураларын, шул исәптән Бөтенроссия тикшерү эшләрен, дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның объективлыгын тәэмин итү буенча адреслы тәкъдимнәр биределәр.

 

Семинар барышында Яр Чаллы гомуми белем бирү оешмаларының уку эше буенча директорларның урынбасарлары белән мәгариф өлкәсендәге кануннарның мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча аңлатмалар бирелде.

 

Департамент вәкилләре барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм оешмаларны куркынычсызлык категориясенә кертү өчен кирәкле мәгълүматлар алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International