Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарының мәгариф учреждениеләрендә профилактик визитлар

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарының мәгариф учреждениеләрендә профилактик визитлар үткәрде.
Профилактик визитлар мәгариф учреждениеләре инициативасы буенча профилактик әңгәмәләр рәвешендә үткәрелде:
- "Советлар Союзы Герое Чирков Михаил Алексеевич исемендәге Кама Тамагы кадет мәктәп-интернаты" ДБМУ
- «Генерал Хапаев Владимир Аверкиевич исемендәге Тәтеш кадет мәктәп-интернаты» ДБМУ
- Тәтеш шәһәренең «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасы» МББМУ
- Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасы» МББМУ
- «Кама Тамагы ш.т.п. 2 нче «Кояшкай» балалар бакчасы» МББМУ
- «Кама Тамагы ш.т.п. 1 нче «Салават күпере» катнаш төрдәге балалар бакчасы» МББМУ
Визитның максаты - мәгариф турындагы кануннарда билгеләнгән төп таләпләр буенча аңлатмалар бирү, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензион таләпләр буенча һәм мөмкин булган хокук бозуларга күрсәтергә. Барлык аңлатмалар киңәш бирү характерында.
Гамәлдәге кануннар нигезендә мәгариф оешмаларының локаль актлары белән эшләүгә аерым игътибар бирелде.
Профилактик визит - сезне кызыксындырган мәгариф эшчәнлеге өлкәсендәге мәсьәләләр буенча бушлай консультация алу мөмкинлеге.
Профилактик визитлар уздыру нәтиҗәләре турында белешмәләр «Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры» ФДИСка кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International