Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Татарстан Республикасы шәхси, дәүләтнеке булмаган мәгариф оешмалары өчен киңәшмә уздырды

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген республиканың шәхси, дәүләтнеке булмаган мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен киңәшмә узды. Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов мәгариф өлкәсендәге кануннарның төп үзгәрешләре турында сөйләде.

Департамент хезмәткәрләре белем бирү оешмасы сайтын, 2023/2024 уку елына локаль норматив актларны кануннарга туры китерү турында аңлаттылар, федераль төп гомуми белем бирү программаларын кертү, гомуми белем бирү системасында аккредитация мониторингы үткәрү турында, шулай ук педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясенә таләпләр турында сөйләделәр.

Очрашу азагында Департамент белгечләре җитәкчеләрнең яңа уку елында актуаль булган сорауларына җавап бирделәр.

Киңәшмә эшендә 40 ка якын шәхси, дәүләтнеке булмаган мәгариф оешмалары җитәкчесе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International