Досрочный этап единого государственного экзамена по русскому языку

26 марта 2024 г., вторник

Досрочный этап единого государственного экзамена по русскому языку.

26 марта 2024 года проводится досрочный этап единого государственного экзамена по русскому языку. Русский язык является обязательным экзаменом для получения аттестата о среднем общем образовании. Минимальный порог по русскому языку составляет 24 балла.

На ЕГЭ по русскому языку в досрочный период заявились 19 участников, из них 11 студентов колледжей и 8 выпускников школ текущего года.

Экзамены проводятся в двух пунктах проведения экзаменов Республики Татарстан: на базе школы №6 г.Набережные и школы №65 г. Казани. К проведению экзаменов привлечен 41 педагогический работник.

Срок объявления результатов не позднее 11 апреля 2024 года. Результаты ЕГЭ по русскому языку выпускники текущего года смогут узнать в своей школе, все участники ЕГЭ – на официальном сайте Рособрнадзора в разделе «ГИА» https://checkege.rustest.ru/.
***Агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә 23 июньнән дә соңга калмыйча белә алачак, ә барлык БДИ катнашучылары - Рособрнадзорның "ГИА" бүлегендәге рәсми сайтында https://checkege.rustest.ru/.

Повторно к экзаменам могут быть допущены участники, досрочно завершившие экзамен по состоянию здоровья, а также участники, которые пропустили экзамен по уважительной причине, подтвержденной документально.

Участники ЕГЭ, удаленные с экзамена за нарушение порядка проведения экзамена (телефоны и другие устройства, шпаргалки и прочее), чьи результаты были аннулированы, смогут сдать ЕГЭ по этому предмету только в следующем году.

Выпускники текущего года, не преодолевшие минимальный порог, смогут пересдать обязательный ЕГЭ по русскому языку в резервный день.

____________

Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда чоры.

2024 елның 26 мартында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда чоры уздырыла. Рус теле урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри имтихан булып тора. Рус теленнән минималь балл - 24.
Рус теле буенча БДИга вакытыннан алда 19 катнашучы гариза бирде, шулардан 11 көллият студенты һәм агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучы 8 укучы.
Татарстан Республикасында имтиханнар ике пунктта уздырыла: Яр Чаллы шәһәренең 6 нчы мәктәбе һәм Казанның 65 нче мәктәбе базасында. Имтиханнар үткәрүгә 41 педагогик хезмәткәр җәлеп ителде.
Нәтиҗәләрне игълан итү вакыты 2024 елның 11 апреленнән дә соңга калмыйча. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле буенча БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә белә алачак, ә барлык БДИ катнашучылары - Рособрнадзорның рәсми сайтындагы "ГИА" бүлегендә https://checkege.rustest.ru/.
Сәламәтлеге буенча имтиханны вакытыннан алда тәмамлаган, шулай ук документаль расланган нигезле сәбәп буенча килмәгән катнашучылар имтиханны резерв көннәрдә тапшыра алачак.
Имтихан үткәрү тәртибен бозган өчен (телефоннар яки башка элемтә җайланмалары, шпаргалкалар һәм башкалар) имтиханнан чыгарылган БДИ катнашучыларның имтихан нәтиҗәләре гамәлдән чыгарыла, алар бу фән буенча БДИны киләсе уку елында гына тапшыра алачак.
Минималь балл ала алмаган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары резерв көнне рус теле буенча мәҗбүри БДИ бирә алачак.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International