1 нче сыйныфка балаларны сайлау, лекцияләр, семинарлар лицензияләү

Сорау:

Гомуми белем бирү оешмалары 1 нче сыйныфка балаларны сайлап алуны үткәрү хокукына ияме?

Җавап:

Гомуми белем бирү оешмаларының балаларны 1 нче сыйныфка сайлау хокукы юк.

Тиешле дәрәҗәдәге гомуми белем алырга хокуклы барлык гражданнарны, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законда (алга таба - Федераль закон273-ФЗ) башка төрле төп гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү кагыйдәләре  каралмаган булса, кабул итүне тәэмин итәргә тиеш.

Күрсәтелгән программалар буенча укырга дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларына кабул итү кагыйдәләре шулай ук тиешле дәрәҗәдәге гомуми белем алуга хокукы булган һәм күрсәтелгән мәгариф оешмасы беркетелгән территориядә яшәүче гражданнарны кабул итүне тәэмин итәргә тиеш.

Аерым укыту предметларын тирәнтен өйрәнеп яисә профильле укыту өчен төп гомуми һәм урта гомуми белем алу өчен Россия Федерациясе субъекты законнарында каралган очракларда һәм тәртиптә индивидуаль сайлап алуны оештыру (ягъни 5 класстан башлап) рөхсәт ителә (273-ФЗ номерлы Федераль законның 67 маддәсендәге 2, 3, 5 өлешләре).

 

Сорау:

Йомгаклау аттестациясе һәм мәгариф турында документлар бирү белән тәмамланмый торган бер тапкыр гына укыла торган лекцияләр, консультацияләр, семинарлар һәм укытуның башка төрләрен лицензияләштерергә кирәкме?

Җавап:

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 2 маддәсенең 17 пункты нигезендә белем бирү эшчәнлеге белем бирү программаларын гамәлгә ашыру эшчәнлегеннән гыйбарәт. Санап үтелгән эшчәнлек төрләре (бер тапкыр укыла торган лекцияләр, семинарлар һ.б.) кысаларында белем бирү программалары гамәлгә ашырылмый, димәк, мондый эшчәнлек белем бирү дип санала алмый.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 28 октябрендәге 966 номерлы карары белән расланган Мәгариф эшчәнлеген лицензияләү турындагы Нигезләмә кушымтасында лицензияләнергә тиешле белем бирү программаларының исемлеге бар. Әлеге исемлек төгәл булып тора һәм анда бер тапкыр укыла торган лекцияләр, консультацияләр һәм семинарлар уздыру буенча хезмәтләр юк.

Соңгы яңарту: 2020 елның 21 декабре, 16:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International