Сотрудники Департамента принимают активное участие в августовских совещаниях работников системы образования Республики Татарстан На этой неделе сотрудники Департамента надзора и контроля в сфере образования МОиН РТ принимают участие в августовских совещаниях работников образовательной сферы в районах республики.
Заместитель министра — руководитель Департамента надзора и контроля в сфере образования МОиН РТ Рамис Гаптраисович Музипов выступил на августовском совещании в Арском и Тукаевском муниципальном районах. В ходе мероприятий подведены итоги прошедшего учебного года и обозначены основные цели на предстоящий. Рамис Гаптраисович выразил благодарность педагогам за их труд. В своём выступлении он акцентировал внимание на необходимости соблюдения образовательных стандартов, повышения квалификации педагогических кадров и внедрения современных образовательных технологий. Он также рассказал о новых мерах поддержки, которые начнут действовать со следующего года, и подчеркнул важность успешной реализации национального проекта «Молодёжь и дети».
Начальник Управления контрольно-надзорной деятельности Департамента Гузель Вазировна Самигуллина приняла участие в августовском совещании работников образования в Зеленодольском районе. В ходе мероприятия участники встретились с высокобалльниками этого года, познакомились с экспозицией достижений района в сфере образования. После осмотра выставки была проведена пленарная часть совещания, где обсуждались ключевые вопросы развития образования в муниципалитете.
Заместитель руководителя Департамента Светлана Николаевна Захарова встретилась с педагогическим сообществом Нижнекамского района. В своём выступлении она обозначила несколько важных моментов, такие как необходимость сокращения бюрократической нагрузки на учителей и решение вопроса дефицита кадров. Эти проблемы предполагается решать путем внедрения специальных программ поддержки и предоставления грантов.
В заключительной части августовских совещаний в каждом из районов состоялась торжественная церемония награждения педагогов и работников образования ведомственными наградами за их профессиональные достижения и вклад в развитие системы образования Республики Татарстан.
подробнее: https://e-nkama.ru/news/254/122372/
https://zelenodolsk.tatarstan.ru/press/photos.htm/photoreport/10428279.htm
https://vk.com/tukairaion, https://tukay.tatarstan.ru/fotoreport.htm/photoreport/10429739.htm
__________
Департамент хезмәткәрләре Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләрендә актив катнашалар
Бу атнада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре республика районнарында мәгариф хезмәткәреләренең август киңәшмәләрендә катнаша.
Министр урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов Арча һәм Тукай муниципаль районнарында узган август киңәшмәсендә чыгыш ясады.
Чаралар барышында узган уку елына йомгак ясалды һәм киләчәккә төп максатлар билгеләнде. Рәмис Гаптрәис улы педагогларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Үзенең чыгышында ул белем бирү стандартларын үтәү, педагогик кадрларның квалификациясен күтәрү һәм заманча белем бирү технологияләрен кертү зарурлыгына игътибарны юнәлтте. Ул шулай ук киләсе елдан гамәлгә ашырыла башлаячак яңа ярдәм чаралары турында сөйләде һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектын уңышлы гамәлгә ашыруның мөһимлеген ассызыклады.
Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Гүзәл Вәзир кызы Сәмигуллина Зеленодольск районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты. Чара барышында катнашучылар быелгы югары балл җыючылар белән очраштылар, районның мәгариф өлкәсендәге казанышлары экспозициясе белән таныштылар. Күргәзмәне караганнан соң, киңәшмәнең пленар өлеше үткәрелде, анда муниципалитетта мәгарифне үстерүнең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Департамент җитәкчесе урынбасары Светлана Николаевна Захарова Түбән Кама районының педагогик җәмәгатьчелеге белән очрашты. Үз чыгышында ул укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү зарурлыгы һәм кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итү кебек берничә мөһим моментны билгеләде. Әлеге проблемаларны махсус ярдәм программаларын кертү һәм грантлар бирү юлы белән хәл итү күз алдында тотыла.
Август киңәшмәләренең йомгаклау өлешендә һәр районда педагогларны һәм мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри казанышлары һәм Татарстан Республикасы мәгариф системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен ведомство бүләкләре белән бүләкләү тантанасы булды.