Выявлены нарушения в автошколах Татарстана при внесении данных в ФИС ФРДО
В период с 21 по 25 июля 2025 года департамент надзора и контроля в сфере образования Министерства образования и науки Республики Татарстан провел наблюдение за соблюдением обязательных требований (мониторинг безопасности) в отношении организаций, осуществляющих подготовку водителей транспортных средств.
Мониторинг безопасности является одним из контрольных (надзорных) мероприятий, осуществляемых без взаимодействия с контролируемым лицом.
В ходе мониторинга безопасности проверялась полнота внесения сведений о выданных документах о квалификации в федеральную информационную систему «Федеральный реестр сведений о документах об образовании и (или) о квалификации, документах об обучении» (ФИС ФРДО).
Установлено, что 38 из 121 автошкол не внесли необходимые сведения в ФИС ФРДО. Данным организациям объявлены предостережения о недопустимости нарушения обязательных требований.
Департамент напоминает, что информация о выданных свидетельствах должна вноситься в ФИС ФРДО в течение 3 рабочих дней после выдачи документов выпускникам.
______________
ФИС ФРДОга мәгълүматлар керткәндә, Татарстан автомәктәплерендә хокук бозулар ачыкланды
2025 елның 21 июленнән 25 июленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты транспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләүче оешмаларга карата мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен (куркынычсызлык мониторингы) күзәтү үткәрде.
Куркынычсызлык мониторингы контрольдә тотылучы зат белән үзара хезмәттәшлексез булган контроль (күзәтчелек) чараларының берсе булып тора.
Куркынычсызлык мониторингы барышында бирелгән квалификация турындагы документлар турындагы белешмәләрне «белем һәм (яисә) квалификация турындагы документлар, белем алу турындагы документлар турындагы белешмәләрнең федераль реестры» федераль мәгълүмат системасына кертүнең тулылыгы тикшерелде.
121 автомәктәпнең 38е тиешле мәгълүматны ФИС ФРДОга кертмәгән. Әлеге оешмаларга мәҗбүри таләпләрне бозмау турында кисәтүләр игълан ителде.
Департамент шуны искәртә: бирелгән таныклыклар турындагы мәгълүмат чыгарылыш укучыларына документлар бирелгәннән соң 3 эш көне эчендә ФИС ФРДОга кертелергә тиеш