Утверждены расписания ЕГЭ и ОГЭ на 2025 год
Совместными приказами Минпросвещения России и Рособрнадзора от 11 ноября 2024 года № 787/2089, 788/2090 и 789/2091 соответственно утверждены расписания и продолжительность проведения единого государственного экзамена (ЕГЭ), основного государственного экзамена (ОГЭ) и государственного выпускного экзамена (ГВЭ) по каждому учебному предмету, перечень средств обучения и воспитания, которые можно использовать при выполнении экзаменационных заданий. Документы были зарегистрированы Минюстом России 10 декабря 2024 года.
На этапе разработки приказов учитывались поступившие от граждан, представителей профессионально-педагогического сообщества и региональных органов управления образованием предложения и замечания, приняты все необходимые меры для обеспечения максимально комфортных условий для всех участников экзаменов.
Проведение досрочного периода ЕГЭ начинается 21 марта, основного периода – 23 мая, дополнительного периода – 4 сентября.
Даты основного периода проведения единого государственного экзамена в 2025 году:
23 мая (пятница) – история, литература, химия;
27 мая (вторник) – ЕГЭ по математике базового уровня, ЕГЭ по математике профильного уровня;
30 мая (пятница) – русский язык;
2 июня (понедельник) – обществознание, физика;
5 июня (четверг) – биология, география, иностранные языки (английский, испанский, китайский, немецкий, французский) (письменная часть);
10 июня (вторник) – иностранные языки (английский, испанский, китайский, немецкий, французский) (устная часть), информатика;
11 июня (среда) – иностранные языки (английский, испанский, китайский, немецкий, французский) (устная часть), информатика.
Если выпускник заболел, у него совпали даты проведения экзаменов по отдельным учебным предметам или возникли иные обстоятельства, подтвержденные документально, участие в ЕГЭ возможно в резервные сроки (16–20 июня и 23 июня).
Расписание ЕГЭ предусматривает и наличие дополнительных дней (3–4 июля), которые дают выпускникам возможность пересдать один из предметов и улучшить свои результаты, что может сыграть важную роль при поступлении в высшие учебные заведения.
Проведение ОГЭ для выпускников 9-х классов также разделено на три периода: досрочный (с 22 апреля), основной (с 21 мая) и дополнительный (со 2 сентября).
Даты основного периода проведения основного государственного экзамена в 2025 году:
21 мая (среда) – иностранные языки (английский, испанский, немецкий, французский);
22 мая (четверг) – иностранные языки (английский, испанский, немецкий, французский);
26 мая (понедельник) – биология, информатика, обществознание, химия;
29 мая (четверг) – география, история, физика, химия;
3 июня (вторник) – математика;
6 июня (пятница) – география, информатика, обществознание;
9 июня (понедельник) – русский язык;
16 июня (понедельник) – биология, информатика, литература, физика.
Резервными днями определены 26–28 июня и 30 июня – 2 июля.
Все экзамены начинаются в 10:00 по местному времени.
По материалам пресс-службы Минпросвещения РФ
____________
2025 елга БДИ һәм ТДИ расписаниеләре расланды
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Рособрнадзорның 2024 елның 11 ноябрендәге 787/2089, 788/2090 һәм 789/2091 уртак боерыклары белән бердәм дәүләт имтиханын (БДИ), төп дәүләт имтиханын (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын(ГВЭ) һәр уку предметы буенча үткәрүнең расписаниесе һәм дәвамлылыгы, имтихан биремнәрен үтәгәндә кулланырга мөмкин булган белем һәм тәрбия чаралары исемлеге расланды. Документлар Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан 2024 елның 10 декабрендә теркәлгән.
Боерыкларны эшләү этабында гражданнардан, һөнәри-педагогик бергәлек вәкилләреннән һәм мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләреннән кергән тәкъдимнәр исәпкә алынган, барлык имтиханнарда катнашучылар өчен максималь уңайлы шартлар тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелгән.
БДИның вакытыннан алда чоры 21 мартта башлана, төп чор - 23 майда, өстәмә чор - 4 сентябрьдә.
2025 елда бердәм дәүләт имтиханын уздыруның төп чоры даталары:
23 май (җомга) - тарих, рус әдәбияты, химия;
27 май (сишәмбе) - база дәрәҗәдәге математика буенча БДИ, профиль дәрәҗәдәге математика буенча БДИ;
30 май (җомга) - рус теле;
2 июнь (дүшәмбе) - җәмгыять белеме, физика;
5 июнь (пәнҗешәмбе) - биология, география, чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз телләре) (язма өлеш);
10 июнь (сишәмбе) - чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз) (телдән өлеш), информатика;
11 июнь (чәршәмбе) - чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз) (телдән өлеш), информатика.
Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы авырып китсә, аның аерым фәннәр буенча имтиханнар уздыру датасы туры килсә яки документлар белән расланган башка очраклар барлыкка килсә, БДИда резерв срокларда катнашу мөмкин (16-20 июнь һәм 23 июнь).
БДИ чыгарылыш сыйныф укучыларына предметларның берсен кабат тапшыру һәм үз нәтиҗәләрен яхшырту мөмкинлеге бирә торган өстәмә көннәр (3-4 июль) булуны да күздә тота, бу югары уку йортларына кергәндә мөһим роль уйнарга мөмкин.
9 нчы сыйныф укучылары өчен имтихан үткәрү шулай ук өч чорга бүленгән: вакытыннан алда (22 апрельдән), төп (21 майдан) һәм өстәмә (2 сентябрьдән).
2025 елда төп дәүләт имтиханын үткәрүнең төп чоры даталары:
21 май (чәршәмбе) - чит телләр (инглиз, испан, немец, француз);
22 май (пәнҗешәмбе) - чит телләр (инглиз, испан, немец, француз);
26 май (дүшәмбе) - биология, информатика, җәмгыять белеме, химия;
29 май (пәнҗешәмбе) - география, тарих, физика, химия;
3 июнь (сишәмбе) - математика;
6 июнь (җомга) - география, информатика, җәмгыять белеме;
9 июнь (дүшәмбе) - рус теле;
16 июнь (дүшәмбе) - биология, информатика, рус әдәбияты, физика.
Резерв көннәре итеп 26-28 июнь һәм 30 июнь - 2 июль билгеләнгән.
Барлык имтиханнар да җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башлана.
РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча