Рособрнадзор подвел итоги прошедшего учебного года и обозначил актуальные задачи на текущий

27 ноября 2024 г., среда

Рособрнадзор подвел итоги прошедшего учебного года и обозначил актуальные задачи на текущий

В ходе традиционной осенней конференции по оценке качества образования Рособрнадзор подвел итоги прошедшей экзаменационной кампании, обсудил актуальные вопросы и обозначил перед регионами и образовательными организациями задачи на текущий учебный год.
Открывая конференцию, руководитель Рособрнадзора Анзор Музаев назвал главными задачами на этот учебный год снижение бюрократической нагрузки в системе образования и сокращение количества контрольных работ в школах. Контроль за исполнением принятых в этой сфере решений должен стать одним из приоритетных направлений работы. «На это нужно обратить очень серьезное внимание», – сказал Анзор Музаев.
Глава Рособрнадзора констатировал, что кампания ЕГЭ в 2024 году в целом прошла в штатном режиме. Замруководителя Рособрнадзора Игорь Круглинский отметил позитивный опыт предоставления выпускникам права пересдать один из предметов ЕГЭ по своему выбору. Такая возможность им впервые была дана в этом году.
Игорь Круглинский обратил внимание на обязательное участие всех пунктов проведения экзаменов (ППЭ) в тренировочных мероприятиях. Он также рассказал, что в следующем году Рособрнадзор продолжит внедрять в ЕГЭ отечественные программные решения.
Анзор Музаев предложил ввести практику присутствия на каждом ППЭ представителей от родительских комитетов, чтобы контролировать в том числе допуск участников в ППЭ и соблюдение их прав.
Также руководитель Рособрнадзора уделил особое внимание объективности проведения ОГЭ.
Начальник Управления организации и проведения государственной итоговой аттестации Рособрнадзора Нино Бугулова рассказала о типичных нарушениях, выявленных в ходе экзаменов, а также остановилась на проекте расписания ЕГЭ на следующий год.
Подробнее с итогами конференции можно ознакомиться на сайте Рособрнадзора: https://obrnadzor.gov.ru/news/rosobrnadzor-podvel-ito.. .

_______

Рособрнадзор узган уку елына нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга актуаль бурычларны билгеләде

Мәгариф сыйфатын бәяләү буенча традицион көзге конференция барышында Рособрнадзор узган имтихан кампаниясенә йомгак ясады, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты һәм төбәкләр, мәгариф оешмалары алдында агымдагы уку елына бурычлар билгеләде.
Конференцияне ачып, Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев бу уку елына төп бурычлар дип мәгариф системасында бюрократик йөкләнешне киметүне һәм мәктәпләрдә контроль эшләр санын кыскартуны атады. Бу өлкәдә кабул ителгән карарларның үтәлешен тикшереп тору эшнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булырга тиеш. "Моңа бик җитди игътибар бирергә кирәк", - диде Анзор Музаев.
Рособрнадзор башлыгы белдергәнчә, БДИ кампаниясе 2024 елда тулаем штат режимда узган. Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Игорь Круглинский чыгарылыш укучыларына БДИ предметларының берсен кабат тапшыруның уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте. Мондый мөмкинлек аларга быел беренче тапкыр бирелде.
Игорь Круглинский тренировка чараларында имтиханнар уздыруның барлык пунктларының (ППЭ) да катнашуларына игътибар итте. Ул шулай ук киләсе елда Рособрнадзор БДИга илебезнең компьютер программаларын кертүне дәвам итәчәген сөйләде.
Анзор Музаев һәр ППЭда ата-аналар комитетларыннан вәкилләр булу практикасын кертергә тәкъдим итте, шул исәптән ППЭда катнашучыларны һәм аларның хокукларын үтәүне контрольдә тоту өчен.
Шулай ук Рособрнадзор җитәкчесе ТДИ үткәрүнең объективлыгына аерым игътибар бирде.
Рособрнадзорның Дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм уздыру идарәсе башлыгы Нино Бугулова имтиханнар барышында ачыкланган типик хокук бозулар турында сөйләде, шулай ук киләсе елга БДИ расписаниесе проектында тукталды.
Конференция нәтиҗәләре белән җентекләбрәк Рособрнадзор сайтында танышырга була: https://obrnadzor.gov.ru/news/rosobrnadzor-podvel-ito..

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International