В департамент надзора и контроля в сфере образования поступило обращение гражданина с просьбой оказать содействие в возврате денежных средств, уплаченных за обучение в одном из частных образовательных центров.
В ходе рассмотрения обращения специалисты департамента выяснили, что заявитель оплатила обучение в формате онлайн (более 130 тыс. рублей) в области разработки компьютерного программного обеспечения. По личным причинам гражданин решил досрочно отказаться от платных услуг, и согласно договору организация была обязана вернуть денежные средства после получения заявления заявителя.
Требование заявителя о расторжении договора и возврате денежных средств не было удовлетворено учебным центром.
Специалистами департамента изучены документы на обучение, проведена необходимая разъяснительная работа с руководством учебного центра, в результате чего договор об оказании платных образовательных услуг расторгнут по соглашению сторон, денежные средства возвращены заявителю в полном объеме.
__________
Департамент сыйфатсыз белем өчен акчаларны кире кайтарырга ярдәм итте
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына шәхси мәгариф үзәкләренең берсендә укыган өчен түләнгән акчаларны кире кайтаруда ярдәм күрсәтүне сорап, гражданның мөрәҗәгате килде.
Мөрәҗәгатьне карау барышында департамент белгечләре компьютер программасы белән тәэмин итү буенча курсларда онлайн форматта уку өчен (130 мең сумнан артык) түләгәнлеген ачыкладылар. Шәхси сәбәпләр буенча гражданин вакытыннан алда түләүле хезмәтләрдән баш тартырга уйлаган, һәм килешү нигезендә оешма гариза бирүченең гаризасын алганнан соң акчаларны кайтарырга тиеш булган.
Уку үзәге тарафыннан мөрәҗәгать итүченең килешүне өзү һәм акчаларны кире кайтару турында таләбе канәгатьләндерелмәгән.
Департамент белгечләре белем алу турындагы документларны өйрәнделәр, уку үзәге җитәкчелеге белән аңлату эшләре алып бардылар, нәтиҗәдә түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турындагы килешү туктатылды, түләнгән акча мөрәҗәгать итүчегә тулы күләмдә кайтарылды.