Встреча с делегацией Управления Главы Чувашской Республики по вопросам противодействия коррупции

25 октября 2023 г., среда

В министерстве образования и науки РТ обсудили вопросы противодействия коррупции с делегацией из Чувашской Республики.

 

Сегодня 25 октября в Министерстве образования и науки РТ прошла встреча с делегацией Управления Главы Чувашской Республики по вопросам противодействия коррупции.

В ходе встречи заместитель министра – руководитель департамента надзора и контроля в сфере образования Музипов Рамис Гаптраисович рассказал о реализации мер по противодействию коррупции в системе образования, начальник отдела дополнительного образования детей МОиН РТ Кашапова Айгуль Разифовна и ведущий советник отдела научно-технической политики МОиН РТ Мотыгуллин Джалиль Нургалиевич рассказали о конкурсах по противодействию коррупции.

Опытом по противодействию коррупции в ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан» поделился заведующий кафедрой современных образовательных технологий и проектирования содержания образования Улбутов Дмитрий Иванович.

О проводимых конкурсных мероприятиях в сфере молодежной политики в Татарстане рассказала первый заместитель министра по делам молодежи Республики Татарстан Мустафина Софья Альфредовна.

В обсуждении приняли участие заведующая отделом антикоррупционных проверок Управления Раиса Республики Татарстан по вопросам антикоррупционной политики Шрша Равия Бедертдиновна, начальник отдела кадровой политики МОиН РТ Амирова Лилия Салимзяновна, начальник Управления Главы Чувашской Республики по вопросам противодействия коррупции Куприн Петр Карлович, представители Управления Главы Чувашской Республики по вопросам противодействия коррупции и специалисты МОиН РТ.

 По итогам встречи члены делегации Чувашии высоко отметили проводимую работу в Татарстане. Стороны также отметили важность взаимного обмена опытом и знаниями, договорились о дальнейшем сотрудничестве.

_________

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Чуваш Республикасы делегациясе белән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

25 нче октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Чуваш Республикасы Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе делегациясе белән очрашу узды.
Очрашу барышында министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы мәгариф системасында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Кашапова Айгөл Рәзиф кызы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Мотыйгуллин Җәлил Нургали улы коррупциягә каршы көрәш конкурслары турында сөйләделәр.
«Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә коррупциягә каршы тору тәҗрибәсе белән заманча мәгариф технологияләре кафедрасы мөдире Улбутов Дмитрий Иванович уртаклашты.

Татарстанда яшьләр сәясәте өлкәсендә үткәрелә торган конкурс чаралары турында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Мостафина Софья Альфредовна сөйләде.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Раисе идарәсенең коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Шрша Равия Бәдертдин кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Әмирова Лилия Сәлимҗан кызы, Чуваш Республикасы Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Куприн Петр Карлович, Чуваш Республикасы Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәсе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре катнашты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Чувашия делегациясе әгъзалары Татарстанда уздырыла торган эшләрне югары бәяләделәр. Ике республика вәкилләре дә шулай тәҗрибә һәм белем алмашуның мөһимлеген билгеләп үттеләр, алга таба хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International