17 апреля состоялось заседание Аккредитационной коллегии департамента надзора и контроля в сфере образования Министерства образования и науки Республики Татарстан.
Были рассмотрены заключения экспертных групп по результатам аккредитационной экспертизы образовательной деятельности образовательных организаций.
По решению Аккредитационного органа аккредитованы:
В проведении аккредитационной экспертизы образовательных программ приняли участие 6 экспертов.
_______
Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе
17 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы булды.
Мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәренең бәяләмәләре каралды.
Аккредитация органы карары буенча түбәндәге белем бирү оешмалары аккредитацияләнде:
- 11.00.00 Электроника, радиотехника һәм элемтә системалары, 09.00.00 Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеменә караган 09.02.07 Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, 11.02.02 Техник хезмәт күрсәтү һәм радиоэлектрон техниканы ремонтлау (тармаклар буенча) урта һөнәри белем бирүнең төп белем бирү программалары буенча «Алабуга политехник көллияте» ДАҺБУ;
- 15.00.00 Машина төзелеше һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеменә караган 15.01.05 Эретеп ябыштыручы (кулдан һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру (эретмәләр) урта һөнәри белем бирүнең төп белем бирү программасы буенча «Чирмешән аграр техникумы» ДАҺБУ;
- 22.00.00 Материаллар технологиясе һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеменә караган 22.02.06 Эретеп ябыштыру урта һөнәри белем бирүнең төп белем бирү программасы буенча «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте» ДАҺББУ.
Белем бирү программаларына экспертиза үткәрүдә 6 эксперт катнашты.