На этой неделе прошло ещё несколько встреч в университетах, чьи студенты активно принимали участие в ГИА в качестве общественных наблюдателей.
В этом году к наблюдению в качестве федеральных общественных наблюдателей присоединились студенты Казанского государственного аграрного университета. Несмотря на то, что студенты участвовали в организации ГИА впервые, они проявили себя ответственными и внимательными, у каждого студента состоялось от 4 до 7 выходов в ППЭ. 26 наблюдателей получили благодарственные письма Департамента надзора и контроля в сфере образования из рук заместителя министра-руководителя Департамента Музипова Рамиса Гаптраисовича.
Так же на этой неделе состоялась встреча со студентами Казанской государственной академии ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана. 19 студентов впервые стали федеральными общественными наблюдателями при осуществлении мониторинга за ходом проведения ГИА 2022 РТ, они посетили 104 экзамена. Студенты академии показали себя надёжными, порядочными и внесли значимый вклад в совершенствование системы общественного наблюдения.
Очередные ежегодные встречи со студентами и сотрудниками прошли в стенах Елабужского института КФУ и Набережночелнинского государственного педагогического университета. Студенты в очередной раз достойно и качественно выполнили свои задачи. За проделанную работу общественных наблюдателей похвалили и вручили им Благодарственные письма Департамента надзора и контроля в сфере образования. Светлана Николаевна Захарова - заместитель руководителя Департамента и Ахметова Ландыш Таскиловна - ведущий советник Департамента надзора и контроля в сфере образования отметили Благодарственными письмами Министерства образования и науки РТ сотрудников, курирующих данное направление.
Сотрудники Департамента надзора и контроля в сфере образования в очередной раз убедились, что общественные наблюдатели Республики Татарстан с большой ответственностью подходят к возложенным задачам по качественному мониторингу за ходом проведения ГИА. Надеемся на дальнейшее сотрудничество со студентами их образовательными учреждениями.
________
Бу атнада студентлар ДЙАда иҗтимагый күзәтүчеләр сыйфатында актив катнашкан университетларда тагын берничә очрашу узды.
Быел күзәтүгә Казан дәүләт аграр университеты студентлары да кушылды. Студентлар ДЙАда беренче тапкыр катнашуларына карамастан, үзләрен җаваплы һәм игътибарлы итеп күрсәттеләр, һәр студент ППЭга 4-7 тапкыр чыкты. 26 күзәтүче министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының җитәкчесе - Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы кулыннан рәхмәт хатлары алды.
Бу атнада шулай ук Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары белән дә очрашу булды. 19 студент беренче тапкыр федераль иҗтимагый күзәтүче булды, алар ТР 2022 елгы ДЙА уздыру барышына мониторинг үткәргәндә 104 имтиханда катнаштылар.
Академия студентлары үзләрен ышанычлы, тәртипле итеп күрсәттеләр һәм иҗтимагый күзәтү системасын камилләштерүгә зур өлеш керттеләр.
Студентлар һәм хезмәткәрләр белән чираттагы еллык очрашулар КФУның Алабуга институты һәм Чаллы дәүләт педагогика университеты стеналарында узды. Студентлар кабат үз бурычларын лаеклы һәм сыйфатлы итеп үтәделәр. Җәмәгать күзәтүчеләрен башкарган эшләре өчен мактадылар һәм аларга мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Светлана Николаевна Захарова - Департамент җитәкчесе урынбасары һәм Әхмәтова Ландыш Тәскил кызы - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының әйдәп баручы киңәшчесе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әлеге юнәлешне алып баручы җитәкчеләрнең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы җәмәгать күзәтүчеләренең зур җаваплылык белән ДЙА уздыру барышын сыйфатлы күзәтү бурычларына туры килүенә чираттагы тапкыр инандылар. Әлеге белем бирү учреждениеләре студентлары белән алга таба да хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез.