Разговор о важном 19 сентября 2022 года был посвящен 165-летию со дня рождения К.Э.Циолковского.

21 сентября 2022 г., среда

Разговор о важном 19 сентября 2022 года был посвящен 165-летию со дня рождения К.Э.Циолковского.

Сотрудники отдела государственного контроля качества образования управления контрольно-надзорной деятельности Департамента надзора и контроля в сфере образования в рамках оказания методической помощи посетили общеобразовательные организации Казани, Кайбицкого, Тюлячинского и Альметьевского муниципальных районов Республики Татарстан. Во всех учреждениях прошли церемонии поднятия государственных флагов и исполнения гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан. Сотрудники Департамента познакомились с формами проведения внеурочных занятий «Разговоры о важном» в 1-11 классах.

Разговор о важном продолжился после уроков на встречах с педагогическими коллективами, на которых были даны рекомендации о том, что «Разговоры о важном» не должны повторять традиционные для урока формы. Задача учителя – вовлечь класс в обсуждение и ответить на вопросы, которые волнуют детей. Рекомендованные сценарии уроков включают в себя игры, интерактивные задания, работу с дополнительными материалами. На внеурочных занятиях можно использовать и проектную деятельность учащихся. 

 

 

2022 елның 19 сентябрендә мөһим турындагы сөйләшү К.Э.Циолковскийның тууына 165 ел тулуга багышланган иде.

 

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге хезмәткәрләре методик ярдәм күрсәтү кысаларында Казан шәһәренең, Кайбыч, Теләче һәм Әлмәт муниципаль районнарының гомуми белем бирү оешмаларында булдылар. Барлык учреждениеләрдә дә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрү, гимннарын башкару тантаналары узды. Департамент хезмәткәрләре 1-11 сыйныфларда "Мөһим турында сөйләшүләр" дәрес үткәрүнең формалары белән таныштылар.

Мөһим турындагы сөйләшүләр дәрестән соң педагогик коллективлар белән очрашуларда дәвам итте, аларда "Мөһим турындагы сөйләшүләр" дәресләрнең традицион формаларын кабатламаска тиеш дигән тәкъдимнәр бирелде. Укытучының бурычы - сыйныфны фикер алышуга җәлеп итү һәм балаларны борчыган сорауларга җавап бирү. Дәресләрнең тәкъдим ителгән сценарийлары үз эченә уеннарны, интерактив биремнәрне, өстәмә материаллар белән эшләүне ала. Дәресләрдән тыш шөгыльләрдә укучыларның проект эшчәнлеген дә кулланырга мөмкин.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International