__________
Татарстан Республикасы: «Татарстан Республикасында БДИ онлайн-күзәтүчеләрен бүләкләү узды»
2022 елның 27 апрелендә онлайн-күзәтүче буларак Татарстан Республикасы төбәк ситуацион-мәгълүмат үзәге эшендә катнашкан студентлар белән очрашу булды.
2021 елда СИЦ А.Н.Туполев-КАИ исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан педагогика көллияте базасында оештырылды.
2021 елда онлайн-күзәтүчеләр сыйфатында барлыгы 198 студент катнашты.
Бүләкләүдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Николаевна Захарова һәм Департаментның әйдәп баручы белгече Рудина Рафиловна Нигъмәтуллина катнашты. Студентларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәхмәт хатлары тапшырылды.