___________
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү сыйфатын билгеләүче дәүләт контроле бүлеге үзенеӊ тикшерү эшләре нәтиҗәләренә 2022 елның 10 мартында вебинар оештырды.
Вебинар барышында мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының узган елны йомгаклау нәтиҗәләрендә ассызыкланган бәяләү процедураларының мәҗбүри таләпләрен (иминлек мониторингын) һәм Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләренең объективлыгы каралды.
Бәяләү процедураларыныӊ графикларын формалаштыру турында фикер алышынды, бу эшләрне тәртипкә салу һәм кыскарту буенча тәкъдимнәр бирелде.
Вебинарда, Татарстан Республикасының 2021нче елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруның кимчелекләре күрсәтелгән, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.