____________________________
Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе
2022 елның 19 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр «Казан инновацион университеты көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесендә белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы уздырыла. Дәүләт аккредитациясенә колледжда һәм аның Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендә урнашкан филиалларында гамәлгә ашырыла торган 24 урта һөнәри белем бирү программасы тәкъдим ителде. Аккредитация экспертизасында 24 аккредитация узган эксперт катнаша.