___________________
Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләрнең гамәлдә булуын яңарту турында
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 93.1 маддәсенең 6 өлеше, Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Мәскәү район судының 2021 елның 07 октябрендәге 2-2446/2021 номерлы карары нигезендә 2021 елның 8 ноябреннән белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия гамәле яңартылды: Казан шәһәре Мәскәү районының «317 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесе (лицензия 28.04.2015 елдан, теркәү № 6328, сериясе 16Л01 № 0002161, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 08 ноябрендәге 2705-Д/21 номерлы боерыгы).