________________________________
«Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында» 2011 елның 4 маендагы 99-ФЗ номерлы Федераль законның 20 статьясы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 18 сентябрендәге 1490 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы турындагы нигезләмә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә контроль-күзәтчелек идарәсенең мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең «Күрсәтмәне үтәү буенча хәбәрнамәне карау йомгаклары турында» 2021 елның 04 октябрендәге 564-сл/21-Д номерлы рәсми язуы нигезендә лицензияне гамәлдән чыгару турындагы суд карары законлы көченә кергән көнгә кадәр белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиянең гамәлдә булуы туктатылды:
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Өлге авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (12.10.2016дан лицензия, теркәү № 8811, сериясе 16Л01 № 0004830, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 05.10.2021 № под-2471/21-Д боерыгы).