Департаментом выявлены факты сбора денежных средств с педагогических работников и родителей в Тукаевском муниципальном районе

15 сентября 2021 г., среда

В Департамент поступило обращение учителя образовательного учреждения Тукаевского муниципального района с жалобой на сбор денежных средств и проведение ремонтных работ в школе. 
В ходе рассмотрения обращения выяснилось, преподавательским составом были собраны денежные средства для участия в акции «Помоги собраться в школу». Директор Школы пояснила, что участие в проводимой акции носило исключительно добровольный характер.
Кроме того, учителями и родителями (законными представителями) обучающихся за счет собственных средств были куплены краска и проведены работы по покраске металлических каркасов школьных парт в классах. 
В некоторых 5, 8 классах родителями (законными представителями) переданы на безвозмездной основе столешницы для школьных парт, сидения и спинки для школьных стульев. Однако в журнале регистрации и учета благотворительных пожертвований Школы переданное имущество от родителей (законных представителей) не зафиксировано.
В связи с проведением капитального ремонта в Школе, в летнее время учителя были привлечены к уборке классов и других помещений.
Факт приобретения школьных парт родителями (законными представителями) обучающихся 1 классов не подтвердился. За счет внебюджетных средств Школы в кабинет 1го класса были закуплены: 10 комплектов мебели ученической (школьные парты, школьные стулья), доска трехэлементная меловая.
С директором Школы проведена профилактическая беседа на предмет недопущения сборов денежных средств с педагогических работников и родителей (законных представителей).
По итогам рассмотрения обращения директору Школы указано на недопустимость нарушения обязательных требований, указанных в законодательстве, в том числе в Федеральном законе № 135-ФЗ, на соблюдение условий трудовых договоров и должностных инструкций педагогических и иных работников Школы.

_____________________

Департамент Тукай муниципаль районында педагоглардан һәм ата-аналардан акча җыю фактлары ачыклады

Департаментка Тукай муниципаль районы мәгариф учреждениесе укытучысы акча җыюга һәм мәктәптә ремонт эшләрен уздыруга шикаять белән мөрәҗәгать итте. 
Мөрәҗәгатьне карау барышында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнашу өчен укытучылар составы акча җыйганлыгы ачыкланды. Мәктәп директоры аңлатканча, үткәрелә торган акциядә катнашу бары тик ирекле характерда гына булган.
Моннан тыш, укытучылар һәм укучыларның ата-аналары (законлы вәкилләре) үз акчалары хисабына мәктәп парталарының металл каркасларын буяу эшләрен алып барган.
Кайбер 5, 8 сыйныфларда ата-аналар (законлы вәкилләр) мәктәп парталары өчен өслекләр, мәктәп урындыклары өчен утыргычлар һәм аркалар түләүсез нигездә тапшырылган. Әмма мәктәпнең хәйрия иганәләрен теркәү һәм исәпкә алу журналында ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) тапшырылган мөлкәт теркәлмәгән.
Мәктәптә капиталь ремонт ясалу сәбәпле, җәй көне укытучылар сыйныфларны һәм башка бүлмәләрне җыештыруга җәлеп ителгән.
1 нче сыйныф укучыларының ата-аналары (законлы вәкилләре) мәктәп парталарын сатып алу факты расланмады. Мәктәпнең бюджеттан тыш чаралары хисабына 1нче сыйныф бүлмәсенә 10 комплект җиһаз (мәктәп парталары, мәктәп урындыклары), өч элементлы акбур тактасы сатып алынган.
Мәктәп директоры белән педагогик хезмәткәрләрдән һәм ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) акча җыюны булдырмау турында профилактик әңгәмә үткәрелде.
Мөрәҗәгатьне карау йомгаклары буенча мәктәп директорына законнарда, шул исәптән 135-ФЗ номерлы Федераль законда да, күрсәтелгән мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау, мәктәпнең педагогик һәм башка хезмәткәрләренең хезмәт шартнамәләре һәм вазыйфаи инструкцияләре шартларын үтәү күрсәтелде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International