ЕГЭ по физике и истории

11 июня 2021 г., пятница

11 июня более 5 тысяч татарстанских выпускников сдают Единый государственный экзамен по физике и истории. Одновременно с ними при проведении аттестации в качестве онлайн-наблюдателей участвуют студенты Казанского (Приволжского) федерального университета, Казанского национального исследовательского технического университета им. А. Н. Туполева.

«Работать онлайн наблюдателем на ЕГЭ было очень необычно и интересно. Чувствовалась ответственность за объективность проведения экзамена. Старалась внимательно наблюдать и вовремя фиксировать нарушения. Их было не так много, что очень радует», — комментирует Балохонова Марина, студентка КНИТУ-КАИ.

«Работая онлайн наблюдателем ЕГЭ, я научился видеть мелочи во всём, улучшил свою реакцию и внимательность. Я уверен, что в будущем мне пригодится этот богатый опыт. Также я осознал насколько развито наше образование, чем я очень рад», — делится впечатлениями студент КНИТУ-КАИ Моляров Геронтий.

Экзамен по физике состоит из 2 частей: I часть с кратким ответом и II часть с развернутым ответом. Всего в ЕГЭ 32 задания, которые разделены на 4 раздела. Экзамен по истории состоит из двух частей и включает в себя 25 заданий, различающихся формой и уровнем сложности. Длительность экзаменов составляет 3 часа 55 минут.

_________________________________________________________

Физика һәм тарих буенча БДИ


11 июньдә 5 меңнән артык укучы физика һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Алар белән бер үк вакытта аттестация уздырганда Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Казан педагогика көллияте студентлары катнаша. 
«Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар, шулай ук аларның ата-аналары өчен кызу чор - БДИ тапшыру чоры башланды. Миңа көллияттә онлайн - БДИ күзәтүчесе булырга тәкъдим иткәч, мин шатланып ризалаштым. Киләсе ел минем өчен чыгарылыш елы, һәм минем алда торган имтиханнар турында дулкынлануым акрынлап паникага бирелә башлады. Шуңа күрә имтихан уздыруда катнашу миңа барысын да үземә белү һәм алдагы сынауларга тиешенчә әзерләнү өчен бик яхшы мөмкинлек булып тоелды, - дип бүлеште Казан педагогика көллияте студенты Гудихина Регина.
"БДИны онлайн күзәткәндә, мин бөтен нечкәлекләрне күрергә өйрәндем, үз реакциямне һәм игътибарымны яхшырттым. Киләчәктә миңа бу бай тәҗрибә кирәк булыр дип ышанам. Шулай ук мин мәгарифебезнең ни дәрәҗәдә үсеш алганын аңладым, моңа мин бик шат ", - дип тәэсирләре белән уртаклаша КНИТУ-КАИ студенты Моляров Геронтий.
Физикадан имтихан 2 өлештән тора: I өлеш кыска җавап белән һәм II өлеш ачык җавап белән. БДИда барлыгы 32 бирем, алар 4 бүлеккә бүленгән. Тарих буенча имтихан ике өлештән тора һәм 25 биремне үз эченә ала. Имтиханнар 3 сәгать 55 минут булачак.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International