29 апреля 2021 года состоялось заседание Аккредитационной коллегии департамента надзора и контроля в сфере образования Министерства образования и науки Республики Татарстан.
Были рассмотрены заключения экспертных групп по результатам аккредитационной экспертизы образовательной деятельности образовательных организаций.
По решению Аккредитационного органа были аккредитованы:
На срок действия свидетельства о государственной аккредитации аккредитованы:
____________________________________________________________
2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы булды.
Мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәре бәяләмәләре каралды.
1. Казан шәһәренең Идел буе районы «186 нчы күппрофильле лицей - «Перспектива» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем бирү программалары буенча 12 елга;
2. «Мөслим политехника техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе 15.01.05 Сварщик (кулдан һәм өлешчә механикалаштырылган сварка (наплавка), 35.01.13 Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты, 35.02.07 Авыл хуҗалыгы механизациясе, 43.01.09 Повар, кондитер белем бирү программалары буенча 6 елга
Аккредитация органы карары буенча түбәндәгеләр аккредитацияләнделәр.
Дәүләт аккредитациясе турында таныклыкның гамәлдә булу срогына түбәндәгеләр аккредитацияләнде:
1. «Зеленодольск медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе 33.00.00 Фармация һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләре буенча берләштерелгән төркеменә караган 33.02.01 Фармация белем бирү программасы буенча;
2. «Түбән Кама күппрофильле көллият» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе 43.00.00 Сервис һәм туризм һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләре буенча берләштерелгән төркеменә караган 43.01.09 повар, кондитер белем бирү программасы буенча;
3. «Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе 43.00.00 Сервис һәм туризм һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләре буенча берләштерелгән төркеменә караган 43.01.09 повар, кондитер белем бирү программасы буенча;
4. «Нурлат аграр техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе 43.00.00 Сервис һәм туризм һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләре буенча берләштерелгән төркеменә караган 43.01.09 повар, кондитер белем бирү программасы буенча;
5. «Бөгелмә һөнәри-педагогик көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе 46.00.00 Тарих һәм археология һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләре буенча берләштерелгән төркеменә караган 46.02.01 Документлар белән тәэмин итү һәм архив белем бирү программасы буенча.