2010 нчы елның 1 нче декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмәдә 18 гомуми урта, 1 өстәмә белем бирү, 32 мәктәпкәчә белем бирү, 6 һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.
Киңәшмә барышында 57 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде.