Мәгариф өлкәсендә менеджмент сыйфаты системасы» дигән тема буенча халыкара конференция үткәрелде

2010 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

2010 нчы елның 24-25 нче ноябрендә Казан шәһәрендә «Мәгариф өлкәсендә менеджмент сыйфаты системасы» дигән II халыкара конференция үткәрелде.

Конференция эшендә Россия Федерациясенең 34 төбәгеннән килгән вәкилләр (югары уку йортлары җитәкчеләре, галимнәр, белгечләр – барлыгы 112 кеше ) катнашты.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры А.Х. Гыйльметдинов конференциядә катнашучыларны котлады һәм “Белем бирү сыйфатын күтәрү өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт сәясәте” дигән темага чыгыш ясады.

Конференциядә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль буенча Федераль хезмәте җитәкчесе Л.Н. Глебова катнашты, “Белем бирү сыйфатын күтәрү өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт сәясәте” дигән темага чыгыш ясады, кунаклар һәм катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Халыкара стандартлар таләбе нигезендә белем учрежденияләрендә идарә итү системасын камилләштерү буенча фикер алышулар һәм тәҗрибә уртаклашу оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International