2010 нчы елның 10 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмәдә 21 гомуми урта, 3 өстәмә белем бирү, 15 мәктәпкәчә белем бирү, 19 һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.
Киңәшмә барышында 58 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде.