Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре турында

3 ноябрь 2010 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2010 нчы елның 11 нче октябреннән 26 нчы октябренә кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының 111 белем бирү учреждениесендә (28 урта, 7 төп, 28 башлангыч белем бирү мәктәбе, 41 мәктәпкәчә белем бирү,1 кичке (сменалы) мәктәп һәм 6 балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре), мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Буа районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

2010 нчы елның 26 нче октябрендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы “академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем мәктәбе”нең актлар залында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Р.Г. Хәмитов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе, Буа муниципаль районының башкарма комитеты башлыгы, мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, мәгариф учреждениеләре житәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Балалар бакчаларында 1 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар 71,0% тәшкил итә. Район буенча балалар бакчаларына чиратта 301 бала исәпләнә. Районда 6 өстәмә белем бирү учреждениесе 10 юнәлеш буенча (156 белем программасы) эшли. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 2325 укучы (47%) шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында һөнәри белем бирү буенча эшчәнлек төп урынны алып тора. Һөнәри әзерлек алды буенча укучыларның 100% ы, ә һөнәри әзерлек буенча укучыларның 64% (17 гомуми урта белем бирү мәктәпләренең физика-математика, химия-биология, агротехник һ.б. һөнәри сыйныфларында) белем ала. Педагогия, кадет, милиция юнәлешендәге сыйныфларда актив эш алып барыла. Укытучыларга, тәрбиячеләргә, өстәмә белем бирү буенча педагогларга ярдәм күрсәтү максатыннан чаралар үткәрелә. Районда “Сәләтле балалар” программасы уңышлы эшләп килә. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашкан балаларның җиңүләре сәләтле балаларны үстерү буенча эшәнлекнең нәтиҗәсе булып тора:
- 2009 нчы елда “Сәләтле яшьләрне үстерү” премиясе лауреаты 1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Гәйнетдинова Гөлназ;
- “Татарстан Республикасы өчен 50 алгарышлы тәкъдимнәр” бәйгесе җиңүчесе Нуруллина Ләйсән (50 мең сум акча белән бүләкләнде); “ 100 талантлы авыл баласы” республикакүләм акциясе җиңүчеләре Чәчкаб гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары Сабиров Гөмәр һәм Җиһаншина Рания. Буа муниципаль районында мәгарифне финанслау 60% тәшкил итә. 2009 нчы елда район бюджетыннан мәгариф өлкәсенә 281,4 млн. сум акча бүлеп бирелгән. 2009-2010 нчы уку елында ремонт эшләре өчен 11,552 млн. сум акча тотылган.

Комиссия тарафыннан белем бирү учреждениеләренең уставлары Россия Федерациясенең локаль актлар, норматив-хокукый документларына туры килмәве һәм исәп документларын алып баруда кимчелекләр билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования