Сайлап алу тестлары үткәрү хакында

28 сентябрь 2010 ел., сишәмбе

2009 нчы елның 22-23 нче сентябрендә “Рособрнадзор” раславы һәм югары уку йортларының Ректорлар Советы карары нигезендә профильле фәннәрдән студентларның белем дәрәҗәләрен тикшерү максатыннан сайлап алу тестлары үткәрелде. Бу чарада Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортларының 1 нче һәм 5 нче курс студентлары катнашты. Алар рус теле, әдәбият, россия тарихы, җәмгыять белеме фәннәреннән тестларга жавап бирделәр.

Диагностикалау процедуралары БДИ материаллары нигезендә контроль эшләр формасында үткәрелде.Тестлар үткәрүдә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан түбәндәге югары уку йортлары катнашты: К(И)ФУ,ТДГПУ, КДТУ(КАИ), КДТУ(КХТИ), КДЭУ, КДМУ, КДФЭУ, КДАТУ, АДПУ, Яр ЧаллыДПИ югары уку йортлары катнашты.

Сайлап алу тестларында беренче курслардан-2 762, бишенче курслардан 400 студент катнашты. Катнашучыларның күпчелеге югары уку йортларыннан: К(И)ФУ (769 кеше), А.Н. Туполев исемендәге КДТУ (КАИ) 354 кеше һәм КДМУ (307 кеше). Катнашучылар саны буенча иң югары саннар математика фәненнән (1494 кеше), иң түбәне географиядән ( 58 кеше).

Югары уку йортлары тарафыннан тест оештыру һәм үткәрү пунктлары эшчәнлеге өчен барлык шартлар булдырылган. Диагностикалау процедуралары БДИ үткәрү формасында оештырылды. Тест үткәрү пунктлары эшчәнлегендә БДИ үткәрүдә катнашкан белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.

Мониторинг һәм техник-оештыру Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан алып барылды.

Мониторинг нәтиҗәләре студентларның индивидуаль белем бирү траекториясен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования