Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек белгечләрен һөнәри әзерләү программасы проекты турында

2010 елның 21 сентябре, сишәмбе

Югары икътисад мәктәбе-дәүләт университеты мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте заказы буенча мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек белгечләрен һөнәри әзерләү программасы проектын тормышка ашыра.

Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек белгечләрен һөнәри әзерләү программасын сынап карауда катнаша. Дистанцион белем технологияләре комплексы базасында алган белем нәтиҗәләре буенча аттестация үткән белгечләр квалификация күтәрү хакындагы дәүләт үрнәгендәге таныклыклар алачак.

Комплекслы программаны сынап карауның беренче этабы 2009 нчы елда Россия Федерациясенең 15 төбәгендә үткәрелде.

2010 нчы елда сынап карау нәтиҗәләре һәм законнардагы үзгәрешләрне истә тотып, комплекслы программа камилләштерелде, белем модулләренең эчтәлегенә үзгәртүләр кертелеп яңа 5 белем модуле әзерләнде.

Комплекслы программаны сынап карауның икенче этабы 2010 нчы елның сентябрь-октябрь айларында Россия Федерациясенең 25 дәүләт субъектында үткәреләчәк.

2010 нчы елның 16-18 нче сентябрендә Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбе- дәүләт университеты базасында тьюторлар өчен регионара семинар үткәрелде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек департаментының законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге башлыгы Л.А. Лисенкова, гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем сыйфатына контроль бүлеге башлыгы А.Р. Мөхәммәтов катнашты.

Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек белгечләренең укулары 2010 нчы елның 5 -16 октябрендә үткәреләчәк.

Комплекслы программа 24-36 сәгатькә исәпләнгән 20 белем модулен үз эченә ала. Белем модульләренең эчтәлекләре 2010 нчы елның 1 нче августына Закондагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып яңартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International