Лицензия комиссиясе

2010 елның 10 сентябре, җомга
2010 нчы елның 8 нче сентябрендә аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмәдә 26 гомуми урта, 4 өстәмә белем бирү, 14 мәктәпкәчә белем бирү, 9 һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.

Киңәшмә барышында 52 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде, Өсиәмә һөнәри белем бирү шәхси мәгариф учреждениесе һәм “Конфест” һөнәри әзерләү учреждениеләренә лицензия бирү кире кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International