Лицензия комиссиясе

2010 елның 13 августы, җомга

2010 нчы елның 11 нче августында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмәдә 4 гомуми урта, 3 өстәмә белем бирү, 6 мәктәпкәчә белем бирү, 22 һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.

Киңәшмә барышында 34 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде. НУДО (ДЮАШ) Нурлат филиалына лицензия бирү кире кагылды. ҖЧҖ “Элита-Авто” лицензиясе янартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International