Лицензия комиссиясе

9 июль 2010 ел., җомга

2010 нчы елның 7 нче июлендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмәдә 1 өстәмә белем бирү һәм 30 гомуми урта, 8 мәктәпкәчә белем бирү, 20 һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.

Киңәшмә барышында 58 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде. Бизнес, идарә итү һәм мәгълүмати технологияләр көллияте эшчәнлегенә лицензия бирү кире кагылды. “Премиум” автомәктәбенең лицензиясе вакытлыча туктатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования