Рус теленнән дәүләт имтиханнарын үткәрү турында

2010 елның 8 июне, сишәмбе

2010 нчы елның 31 нче маенда бердәм дәүләт имтиханнары процессын регламентлаучы хокукый-норматив документлар нигезендә Татарстан Республикасында рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелде.

118 пунктта бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелде. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында күзәтчелек һәм контроль оештырылды. Республика буенча имтиханнар үткәрүдә 62 инспектор, югары һөнәри белем учреждениеләреннән 119 вәкил катнашты. Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнары барышын күзәтүдә 449 җәмәгатьчелек күзәтүчеләре 5 Татарстан Республикасы ГЭК вәкилләре тартылды. Күпчелек районнарда имтихан бирү пунктларында прокуратура хезмәткәрләре катнашты.

Бердәм дәүләт имтиханнарын оештыру һәм үткәрү буенча күпчелек муниципаль районнарда кимчелекләр күзәтелде. Кесә телефоннарыннан куллану өчен 7 кеше имтиханнардан чыгарылды. Рус теленнән 25819 укучы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды. Рус теленнән С варианты биремнәрен тикшерү өчен республикабызның 144 рус теле укытучысыннан торган комиссия төзелде. Барлык эшләр Федераль тестлар үткәрү үзәгенә тикшерүгә җибәрелде. Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте (Рособрнадзор) тарафыннан минималь баллар саны расланды (рус теле - 36 балл). Катнашучыларның Рособрнадзор тарафыннан билгеләгән баллар саны бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре турындагы һәм федераль база (ФБС) таныклыкларына теркәләчәк.

Минималь баллар саны билгеләнгәннән соң, 3 көн узгач бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучылар шәхси нәтиҗәләре белән таныштырылырга тиешләр. Шәхси нәтиҗәләр белән таныштыру кичектерелгән очракта җирле органнарның мәгариф идарәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кичектерелү имтихан эшләре буенча документлар тутыруда ялгышлыклар аркасында булырга мөмкин. Бердәм дәүләт имтиханнарының баллары белән килешенмәгән очракта, нәтиҗәләрне алганнан соң, 2 хезмәт көне дәверендә Татарстан Республикасының Бәхәс (Конфликтная) комиссиясенә апелляциягә гариза бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International