Лицензия комиссиясе

14 май 2010 ел., җомга

2010 нчы елның 12 нче маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмәдә 2 өстәмә белем бирү һәм 37 гомуми урта, 27 мәктәпкәчә белем бирү, 5 һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.

Шулай ук киңәшмә барышында 48 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде. 23 белем бирү учреждениесенә лицензия бирү кире кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования