Аккредитация комиссиясе утырышы

11 май 2010 ел., сишәмбе

2010 нчы елның 2 нче маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Аккредитация комиссиясе утырышы үткәрелде. Дәүләт аккредитациясенә 53 учреждение тәкъдим ителде. Комиссия утырышында 6 һөнәри белем программаларын тормышка ашыручы, 19 мәктәпкәчә белем программалары белән эшләүче, 4 өстәмә һәм 24 гомуми белем учреждениеләренең эшчәнлеге каралды.

Аккредитация комиссиясе карары нигезендә Апас аграр колледжы һәм Зәй политехник техникумына урта һөнәри белем бирү учреждениесе тибының “колледж” төре буенча 5 елга дәүләт аккредитациясе статусы бирелде. 80 нче һөнәри училище дәүләт аккредитациясе таныклыкларының кулланылыштагы вакытлары чыкканчы яңа белем программалары буенча дәүләт аккредитациясе үтте. 89 һәм 14 нче һөнәри училищеларына “һөнәри лицей” һәм 1 нче һөнәри училищега “һөнәри училище” дәүләт аккредитациясе статусы бирелде.

Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Кама Тамагы, Мендеелевск, Лаеш, Түбән Кама муниципаль районнарының муниципаль белем бирү учреждениеләренә 5 елга “гомуми белем бирү учреждениесе” тибының “гимназия”, “аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча урта белем бирү мәктәбе”, “төп белем бирү мәктәбе”, башлангыч мәктәп тибының “ мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен белем бирү учреждениесе” тибының “башлангыч мәктәп-балалар бакчасы ” төре буенча дәүләт аккредитациясе статусы бирелде.

Казан шәһәре Авиатөзелеш, Вахитов, Киров муниципаль районнарының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 5 елга дәүләт аккредитациясе статусы бирелде.

Сәламәтлекләре буенча мөмкинчелекләре чикләнгән балалар һәм тәрбияләнүче укучылар өчен «Яңа Кенәр VIII төр махсус (коррекцион) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет учреждениесе дәүләт аккредитациясе үтте, ә «Казан шәһәре V төр (коррекцион) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе»нә 5 елга дәүләт аккредитациясе статусы бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования