Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре турында

2010 елның 5 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2010 нчы елның 19 нчы апреленнән 28 нче апреленә кадәр Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының 63 белем бирү учреҗдениесендә (17 урта, 1 гимназия, 4 төп, 3 өстәмә, 38 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре) мәгариф бүлеге, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Әлки районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә Департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

2010 нчы елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы “Балалар иҗат йорты”ның актлар залында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Р.Г. Хәмитов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы департаменты күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе, Әлки муниципаль районының башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, белем бирү учреждениеләре житәкчеләре катнашты. Учреждение җитәкчеләренә тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар тапшырылды. Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында милли белем һәм тәрбия бирү буенча эшчәнлек төп урынны алып тора: туган телләрендә (татар, рус, чуваш) белем бирүче мәктәпләр сакланып килә.

Укырга тиешле балалар саны исәпкә алып барыла. Сәламәтлекләре буенча мөмкинчелекләре чикләнгән балалар (739) буенча мәгълүмат тупланган. Балалар бакчаларында 1018 бала тәрбияләнә. Район буенча балалар бакчаларына чиратта 19 бала исәпләнә.

Районда 3 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли: Укучылар йорты, балалар музыка мәктәбе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган укучылар һәм яшьләр (77%) шөгыльләнә. Гомуми белем бирү учреждение базаларында 165 оешма һәм спорт түгәрәкләре эшли.

Әлки муниципаль районында милли белем һәм тәрбия бирү буенча эшчәнлек төп урынны алып тора. Белем бирү учреҗдениеләрендә түгәрәкләр һәм балалар фольклор коллективлары тарафыннан актив эшчәнлек алып барыла, районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, телләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Этномәдәни юнәлештә Югары-Калчура, Базарлы-Матак, Юхмачы мәктәбенең иҗади балалар коллективлары алып барган эшчәнлек аеруча аерылып тора.

Туган як, хәрби-патриотик юнәлештә тарихта төрле чорларны чагылдырган мәктәп музейлары эшчәнлеге системага салынган. Алар фондында бик күп экспонатлар, материал тупланган һәм саклана.

Комиссия тарафыннан белем бирү учреҗдениеләрендә устав, локаль актлар, норматив һәм төгәл исәп документлары, кадрлар буенча рәсми эш кәгазьләрен алып бару буенча кимчелекләр ачыкланды. Хокукый-норматив база муниципаль мәгариф системасы эшчәнлеген алып бару һәм үстерү өчен мөмкинлекләр бирә. Чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләү һәм белем бирү сыйфаты федераль дәүләт белем стандартларына туры килә. Ләкин районда компьютер паркын яңарту (80 %) проблемасы тора.

Әлки муниципаль районында өстәмә белем бирү учреждениеләре үз биналары булмау сәбәпле, мәктәпкәчә һәм гомуми урта белем мәктәпләрендә урнашканнар.

Бүгенге көндә Әлки балалар музыка мәктәбенең эшчәнлек алып бару өчен лицензиясе юк. Материаль-техник базаның начар булуы (музыка инструментлары, күрсәтмә материаллар, китапханә фонды кирәкле дәрәҗәдә түгел) һәм программа таләпләрен үтәмәү өстәмә белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенең сыйфаты кимүгә китерә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча предписания ((язма) боерык, киңәш, күрсәтмә, кушу) әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International