Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында

2010 елның 21 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2010 нчы елның 7 нче апреленнән 15 нче апреленә кадәр Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 84 белем бирү учреҗдениесендә (19 урта, 4 төп, 20 башлангыч, 10 башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы, 1 өстәмә, 30 мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениеләре) мәгариф бүлеге, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Балтач районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә Департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

2010 нчы елның 15 нче апрелендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы администрациясенең актлар залында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Л.Н. Ногманова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе, Р.Г. Хәмитов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы департаментының күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе, Балтач муниципаль районының башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, белем бирү учреждениеләре житәкчеләре катнашты. Район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, учреждение җитәкчеләренә тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар тапшырылды.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган:
- 54 белем бирү учреждениесендә 4475 укучы белем ала;
- 40 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә (шул исәптән 10 башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасында) 1 яшьтән 7 яшькә кадәр булган 1731 бала (79 %) тәрбияләнә. Балтач район үзәгендә балалар бакчасына чиратта 154 бала исәпләнә;
- өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 3071 бала (68,6 %), шул исәптән “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” муниципаль учреждениесендә 1860 бала шөгыльләнә. Ел саен Балтач районы Киров өлкәсе һәм Марий Эл республикасында балалар оешмаларының “Дуслык учагы” дип аталган регионара фестивальләрдә катнашалар.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының кайбер торак пунктларда балалар саны кимү сәбәпле мәгариф системасына үзгәреш кертелгән: 2 урта белем бирү мәктәбе төп итеп калдырылган, 1 балалар бакчасы ябылган. Районда 1080 укучыны автобуслар (10 автобус) белән 8 база мәктәбенә йөртү оештырылган.

Районда Татарстан Республикасы һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне өйрәнү, үстерү буенча барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Туган телләрендә (татар, рус, удмурт, мари) белем бирүче мәктәпләр сакланып килә.

Укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм өстәмә белем бирү буенча педагогларга ярдәм күрсәтү максатыннан чаралар үткәрелә. Районда төрле юнәлештәге программалар эшли. Сәләтле балаларны үстерү буенча төрле юнәлешләрдә максатчан эшчәнлек алып барыла. 10 ел дәвамында физика, астрономия, информатика һәм инженер техник өлкәләргә кагылышлы “Абага чәчәге» дип аталган олимпиада үткәрелә. Укырга тиешле балалар саны исәпкә алып барыла. Сәламәтлекләре буенча мөмкинчелекләре чикләнгән балалар буенча мәгълүмат тупланган, 146 инвалид бала исәпләнә, шуларның 7сенә дистанцион укыту оештырылган.

Мәгариф системасы үсеше һәм матераль-техник мөмкинлекләрне яхшырту буенча максатчан эш алып барыла. 2006-2009 нчы елларда район бюджетыннан мәгариф өлкәсенә капиталь ремонт өчен 16,6 млн. сум; агымдагы ремонт өчен 2,7 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Балтач муниципаль районында мәгарифне финанслау 50% -60% тәшкил итә.

2010 нчы елда район бюджетыннан мәгариф өлкәсенә 272 млн. сум акча бүлеп бирү планлаштырылган. Ләкин белем бирү учреждениеләре биналарын төзекләндерү буенча кимчелекләр күзәтелә: 2 учреждение авария хәлендә, 9 учреждениегә капиталь ремонт ясау таләп ителә, 72% белем бирү учреждениесенә автоматлаштырылган пожар сигналы системасы куелмаган; компьютер паркын яңарту проблемасы тора. Комиссия тарафыннан белем бирү учреҗдениеләрендә устав, локаль актлар, норматив һәм төгәл исәп документлары, кадрлар буенча рәсми эш кәгазьләрен алып бару буенча кимчелекләр ачыкланды. Федераль дәүләт белем стандартлары тулы күләмдә үтәлми (башлангыч сыйныфларда -“Әдәби уку”, урта звенода - профильле укыту буенча). Хокукый-норматив база мәгариф системасы үсешен тәэмин итә. Чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләү һәм белем бирү сыйфаты федераль дәүләт белем стандартларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International