Лицензия комиссиясе

2010 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

2010 нчы елның 7 нче апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмәдә 6 өстәмә белем бирү һәм 51 гомуми урта, 41 мәктәпкәчә белем бирү, 16 һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.

Шулай ук киңәшмә барышында 111 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде. 3 белем бирү учреждениесенә лицензия бирү кире кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International