Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре турында

24 март 2010 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2009 нчы елның 10 нчы мартыннан 19 нчы мартына кадәр Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының 53 белем бирү учреҗдениесендә (23 урта, 1 махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе, 12 башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы, 25 мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениеләре) мәгариф бүлеге, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Тукай районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә Департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

2010 нчы елның 19 нчы мартында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы администрациясенең актлар залында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Р.Г. Хәмитов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы департаментының күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе, Тукай муниципаль районының башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, белем бирү учреждениеләре житәкчеләре катнашты. Учреҗдение җитәкчеләренә тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар тапшырылды.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Мәгариф системасы үсеше һәм матераль-техник мөмкинлекләрне яхшырту буенча максатчан эш алып барыла.

2008 нче елдан 2010 нчы елга кадәр Тукай муниципаль районында мәгарифне финанслау 40% тан 60% ка арткан. 2010 нчы елда район бюджетыннан мәгариф өлкәсенә 228 млн. 333 мең сум акча бүлеп бирү планлаштырылган. Белем бирү учреждениеләре биналары һәм аларга караган территорияләрне төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Районда мәктәпләргә кадәр асфальт юллар салынган, укучыларны автобуслар (19 автобус) белән мәктәпләргә йөртү оештырылган.

Районда милли белем һәм тәрбия бирү буенча эшчәнлек төп урынны алып тора: туган телләрендә (татар, рус) белем бирүче мәктәпләр сакланып килә. Физик һәм хәрби-патриотик тәрбия юнәлешендә актив эш алып барыла, спорт биналарының материаль-техник базаларын ныгытуга зур игътибар бирелә. Укытучыларга, тәрбиячеләргә ёщм өстәмә белем бирү буенча педагогларга ярдәм күрсәтү максатыннан чаралар үткәрелә. Районда төрле юнәлештәге программалар эшли. Сәләтле балаларны үстерү буенча эшчәнлек алып барыла.

Комиссия тарафыннан белем бирү учреҗдениеләрендә устав, локаль актлар, норматив һәм төгәл исәп документлары, кадрлар буенча рәсми эш кәгазьләрен алып бару буенча кимчелекләр ачыкланды. Хокукый-норматив база мәгариф системасы үсешен тәэмин итә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләү һәм белем бирү сыйфаты федераль дәүләт белем стандартларына туры килә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2010 нчы елның 8 нче февраленнән 17 нче февраленә кадәр Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының 85 белем бирү учреждениесендә (17 урта, 2 төп, 26 башлангыч белем бирү мәктәбе, 6 башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы, 31 мәктәпкәчә белем бирү, 1 кичке (сменалы) мәктәп,1 кадет интернат-мәктәбе,1 махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе һәм 5 балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре), мәгариф бүлеге, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Минзәлә районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

2010 нчы елның 17 нче февралендә Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Балалар иҗат йортында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Л.Н. Ногманова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе, Р.Г. Хәмитов, департаментның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе, Минзәлә муниципаль районының башкарма комитеты башлыгы, мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, белем бирү учреждениеләре житәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган.

2008 нче елдан 2010 нчы елга кадәр Минзәлә муниципаль районында мәгарифне финанслау 45% тан 67% ка арткан. 2010 нчы елда район бюджетыннан мәгариф өлкәсенә 262 млн. 956 мең сум акча бүлеп бирү планлаштырылган.

Белем бирү учреждениеләре биналары һәм аларга караган территорияләрне төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Бүгенге көндә районның мәгариф системасын үзгәтү схемасы эшләнгән. Программа районның 39% урта белем бирү учреждениесендә үзгәрешне күздә тота (балаларны китереп йөртү карала), 18 мәктәпнең 11е генә базалы мәктәп булып калачак. Укытучыларга, тәрбиячеләргә, өстәмә белем бирү буенча педагогларга ярдәм күрсәтү максатыннан чаралар үткәрелә. Районда төрле юнәлештәге программалар эшли. Сәләтле балаларны үстерү буенча эшәнлек алып барыла.

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында милли белем һәм тәрбия бирү буенча эшчәнлек төп урынны алып тора: туган телләрендә (татар, мари) белем бирүче мәктәпләр сакланып килә. Физик һәм хәрби-патриотик тәрбия юнәлешендә актив эш алып барыла, спорт биналарының материаль-техник базаларын ныгытуга зур игътибар бирелә.

Норматив-хокукый база муниципаль мәгариф системасы эшчәнлеген алып бару һәм үстерү өчен мөмкинлекләр бирә. Чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсе федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования