2010 нчы елның 10 нчы мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмәдә 5 өстәмә белем бирү һәм 21 гомуми урта, 9 мәктәпкәчә белем бирү, 10 һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.
Шулай ук киңәшмә барышында 33 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде. 6 белем бирү учреждениесенә лицензия бирү кире кагылды.