Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре турында

2010 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2009 нчы елның 16 нчы декабреннән 25 нче декабренә кадәр Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының 93 белем бирү учреҗдениесендә (26 урта, шуларның 3се филиал, 7 төп, шуларның 2се филиал, 18 башлангыч белем бирү мәктәбе, шуларның 10сы филиал, 1 башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы, 34 мәктәпкәчә белем бирү, һәм 7 балаларга өстәмә белем бирү учреҗдениеләре), мәгариф бүлеге, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Биектау районы Башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә Департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

2009 нчы елның 25 нче декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе Р.Г. Хәмитов Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мәдәният йортында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Биектау муниципаль районы җитәкчеләре, Биектау муниципаль районының мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, белем бирү учреҗдениеләре житәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен тиешле мөмкинлекләр тудырылмаган. Районда 1 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларны мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин итү 49% тәшкил итә. (ТР - 62,5%). Яңа уку елы башында 497 бала балалар бакчаларына чиратта тора. 29% мәктәпкәчә учреждение капиаль ремонт үткәрүгә мохтаҗ.

Биектау муниципаль районы белем бирү учреҗдениеләрендә филиаллар, көндезге һәм кичке укыту формалары буенча махсус (коррекцион) класслар, уку-консультация пунктлары үзләренең эшчәнлеген законлаштырылмаган рәвештә алып бара. Комиссия тарафыннан белем бирү учреҗдениеләренең уставлары Россия Федерациясенең локаль актлар, норматив-хокукый документларына туры килмәве һәм исәп документларын алып баруда кимчелекләр билгеләнде.

Учреҗдение җитәкчеләренә тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International