Лицензия комиссиясе

2009 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

2009 нчы елның 29 нчы декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмәдә 1 гомуми урта, 3 мәктәпкәчә белем бирү, 1 өстәмә белем бирү, 12 профессиональ белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды .

Шулай ук киңәшмә барышында 16 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде. Казан шәһәренең “Бәхетле балачак” балалар үзәге өстәмә белем учреждениесенә лицензия бирү кире кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International