Санкт-Петербург Хөкүмәте вәкилләре белән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча очрашу

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча Санкт-Петербург администрациясе делегациясе белән очрашу узды.
Очрашу барышында министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы Татарстан Республикасы мәгариф системасында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде
Татарстанда яшьләр сәясәте өлкәсендә үткәрелә торган конкурс чаралары турында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Мостафина Софья Альфредовна сөйләде.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Шрша Равия Бәдертдин кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге җитәкчесе Гатауллина Гүзәл Хәйдәр кызы, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте җитәкчесе Багаева Елена Петровна һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте вәкилләре катнаштылар:
• Санкт-Петербург Губернаторы Администрациясенең Дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте комитетының коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау бүлеге җитәкчесе Домокур Алексей Николаевич,
• Санкт-Петербургның Василеостровский районы администрациясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Малашук Людмила Анатольевна,
• Санкт-Петербургның Арктика эшләре буенча комитетының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Ларина Татьяна Викторовна.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Санкт-Петербург делегациясе әгъзалары Татарстанда уздырыла торган эшләрне югары бәяләделәр. Яклар шулай ук үзара тәҗрибә һәм белем алмашу, хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен партнерлык мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International