Белем бирү учреждениеләренең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында

2012 елның 20 августы, дүшәмбе
2012 нче елның I кварталында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан 541 белем учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирелде. 258 гомуми урта, 29 өстәмә, 215 мәктәпкәчә, 39 һөнәри белем учреждениеләре һәм оешмалары лицензияләр алдылар. 229 белем учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия кушымталары янадан рәсмиләштерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International